Законнарга үзгәрешләрне кертеп кенә торалар. Агымдагы елның апрелендә юлларда кеше үлеменә китергән, яисә кеше сәламәтлегенә зыян китергән ДТП чыгарып, шул урыннан качып китеп баручыларга карата федераль закон белән җаваплылык катгыйланган.
– Элек РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе белән исерек килеш ДТП чыгаручыларга карата җәза каты иде, – дип аңлата моның буенча Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев. – Хәзер, кешеләр зыян күргән юл-транспорт фаҗигасе чыгарып, урыннан качып китүчеләргә җәза исерек килеш авария чыгаручыларга тиң. Мондый очракларда гаепләнүче 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә ДТП нәтиҗәсендә кешеләргә җиңелчә зыян китерелсә һәм машина йөртүче ул урынны ташлап китсә – 15 тәүлеккә кадәр административ җәза каралган.
Нет комментариев