Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшче һөнәрләргә кытлык зур

Яшел Үзәндә суднолар төзү техникумын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Зеленодолскийга эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде.
– Шәһәрдә суднолар төзү техникумын булдыру безнең чыгарылыш сыйныф укучыларын районда калдырырга, кадрлар агымын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Техникумны тәмамлаучылар алдан ук эш белән тәэмин ителәчәк, – диде Михаил Афанасьев.
Республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте, аерым алганда, профильле сыйныфлар булдыру, җирле предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү, студентлар белән эшләүдә социаль блокны көчәйтү.
Статистикага күз салсак, 20 ел элек Яшел Үзәндә 1000нән артык белгеч чыгарылган, 6 урта махсус уку йорты булган. Чагыштыру өчен: 2021 елда чыгарылыш сыйныф укучылары саны 477 кеше тәшкил иткән, шуларның 122се - КНИТУ-КАИ филиалын тәмамлаучылар, ул 2020 елдан абитуриентларны кабул итүдән туктаган һәм студентлар соңгы елларын укып бетерә.
Горький заводында узган киңәшмә барышында шәһәр төзүче предприятиеләр һәм индустриаль парк резидентлары кадрларына ихтыяҗ турында фикер алыштылар.
– Кадрлар кытлыгы-комплекслы һәм күпкырлы проблема. 68% яки 1600дән артык вакансия – эшче һөнәрләр буенча. Хәтта көчле кадрлар әзерләү системасы булган зур предприятиеләр дә (Горький һәм Серго заводлары) үз ихтыяҗларын тулысынча яба алмый. Безнең индустриаль паркларның резидентлары да шундый ук проблема кичерә. «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында гына да 11 меңнән артык кеше эшли. Якындагы 5 елда «Зур Зеленодольск» проекты концепциясе кысаларында тагын 25,5 мең эш урыны булдыру планлаштырыла, – дип билгеләп үтте үз докладында район башлыгы.
Бу хакта район Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев