Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльмира Галимова тормышында шәп яңалык!

Эльмира Галимова ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры итеп билгеләнде.

Эльмира Галимова ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте, дип яза «Миллиард татар» сайты.

Аңа кадәр бу вазифада совет һәм Россия тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев иде. Ул институтны 2015 елдан бирле җитәкләде. Галимова исә моңа кадәр белем бирү учреждениесендә театр һәм музыка бүлеге мөдире вазифасын башкарды.

Эльмира Галимова 1982 елда Чаллыда туган. И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Аның кандидатлык диссертациясе Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәниятенә багышланган.

Искәртеп узабыз, элегрәк Илгиз Халиковның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасына билгеләнүе турында хәбәр ителгән иде.

Эльмира Галимова «Интертат» сайтына зур интервью биргән иде.
 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев