Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Элекке КГБ офицеры, полиция генерал-лейтенанты Шамил Дәүләтгилдиев вафат

82 яшендә элекке КГБ офицеры, полиция генерал-лейтенанты һәм Татарстан буенча ФСКН идарәсенең элеккеге башлыгы Шамил Дәүләтгилдиев вафат.

Бу хакта «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Михайлов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Шамил Хөсәен улын белгәннәр барысы да аны бик тә хөрмәт иткән.

Шамил Дәүләтгилдиев 1944 елның 1 октябрендә Мамадышта туган. Хезмәт юлын Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында башлаган. Ул әйдәп баручы инженер булып эшләгән, кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнгән чакта КГБга эшкә чакырылган.

Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында ул 1972 елдан 1997 елга кадәр хезмәт иткән, соңгы вазыйфасы – ТР КГБ рәисе урынбасары. 1997 елның маеннан – РФ ФСНПның ТР буенча идарәсе башлыгының беренче урынбасары (хәзерге вакытта таркатылган салым полициясе). 2001 елның ноябреннән – вазыйфасын башкаручы, 2002 елның мартыннан – РФ ФСНПның ТР буенча идарәсе башлыгы.

2003 елның 1 июленнән Дәүләтгилдиев Татарстан Республикасы буенча Наркотик матдәләр һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте (ФСКН) идарәсенең башлыгы була. Хезмәте өчен полиция генерал-лейтенанты Шамил Дәүләтгилдиев берничә дәүләт бүләге, ведомство аеру билгеләре белән бүләкләнгән, аңа исемле корал тапшырылган.

«Ләкин аның шәхси коралы – табигый акыл, зыялылык һәм түземлелек иде. Хезмәттәшләре аның тыныч, сабыр тавыш белән биргән боерыкларын башкармый кала алмаган. Җитәкчелек аны кадерләгән, ә буйсынганнар – табынган», – дип уртаклаша вафат булган кеше турында хатирәләрен Александр Михайлов.

2005 елдан 2010 елга кадәр Дәүләтгилдиев Татарстан Президенты аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы вазыйфасында эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Шамил Дәүләтгилдиев иҗтимагый эшчәнлекне дәвам иткән, «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасының татарстан бүлекчәсе президиумы рәисе булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев