«Экологик иминлек» милли проекты: Татарстанда 38,2 км сулыкны чистарталар
Татарстан Республикасында «Россия суы» федераль проекты кысаларында өч су объектын сәламәтләндерү буенча эшләр башланып китте.
Бу эшләр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс һәм Чаллы елгаларын, шулай ук Казан шәһәрендә Нокса елгасын чистартуны күздә тота. Сәламәтләндерелә торган участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрны тәшкил итә.
Экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин 2030 елга кадәр республикада гомуми бәясе 2,3 млрд сумлык 4 эре табигатьне саклау чарасы үткәреләчәген белдерде. Финанслауның төп өлеше (2 млрд сум) федераль бюджеттан бүленә.
Министр әйтүенчә, 50 су объекты буенча проект-смета документациясе әзерләнгән инде. Алар арасында иң эреләре:
Мәләкәс елгасы (Чаллы): озынлыгы 3,1 км. Эшләр 2025–2027 елларга исәпләнгән. Хәзерге вакытта 40% эш башкарылган.
Чаллы елгасы: 7,1 км. 2027–2028 елларга планлаштырылган. Бәясе – 134 млн сум. Проект КАМАЗның 50 еллыгына һәм Чаллының 400 еллыгына багышланган.
Нокса елгасы (Казан): 28 км. 2028–2030 елларда чистартыла. Бәясе – 798 млн сум.
Бу эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының мөһим өлеше булып тора.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев