Дүрт көн эчендә Татарстан полициясе 200гә якын законсыз мигрантны илдән чыгарды
Татарстанда «Законсыз мигрант» исемле оператив-профилактик чараның беренче йомгаклары төзелде. Чара 16-20 март көннәрендә полиция һәм республиканың УФСБ хезмәткәрләре катнашында уздырылды.
Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»
ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, операциянең төп бурычы миграция өлкәсендә күзәтчелекне көчәйтү, шулай ук чит ил гражданнары катнашында хокук бозуларның һәм экстремистик күренешләрнең иртә кисәтелүе булды. Чит ил гражданнары күпләп булган урыннар – төзелеш мәйданчыклары, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы объектлары һәм торак сектор тикшерелде.
Рейдлар вакытында миграция законнарын бозуның 989 очрагы ачыкланды. Шуларның 606сы Россия Федерациясендә булу яки яшәү режимын бозу белән бәйле, 127 очрак – кабул итүче тарафыннан (шул исәптән миграция исәбенә алу һәм чакыру рәсмиләштерү өлешендә) җибәрелгән хокук бозулар, 98 чит ил гражданы хезмәт эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашырган, 158 эш бирүче чит ил эшче көчен җәлеп итү кагыйдәләрен бозган.
Барлык ачыкланган фактлар буенча административ хатлар төзелде һәм штрафлар салынды.
Моннан тыш, административ рәвештә илдән чыгару турында 192 карар, шулай ук илгә кертмәү турында 219 карар кабул ителде.
Операция барышында шулай ук җинаять билгеләре булган 27 хокук бозу факты теркәлде. Хәзерге моментта законсыз миграцияне оештыру маддәсе буенча бер җинаять эше, һәм миграция исәбенә фиктив рәвештә кую фактлары буенча 14 эш кузгатылды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев