Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дубайдан Казанга беренче самолет кайтты

Казан халыкара аэропортына Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һава мәйданында чикләүләр кертелгәннән соң Дубайдан беренче очкыч утырды.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, лайнер Татарстан башкаласына Мәскәү вакыты белән 4:09тә килеп төште.

БГӘдән тагын ике рейс, 0:50 һәм 4:25тә Казанга килергә тиеш иделәр, ләкин алар әлегә гамәлдән чыгарылды. Әлеге вакытта расписаниедә Дубайдан тагын ике борт бар – аларның килүе 12:55 һәм 13:30да көтелә.

Исегезгә төшерәбез, элек Росавиация төбәктә хәл кискенләшү сәбәпле, авиакомпанияләргә Фарсы култыгы илләренә очканда узып бару маршрутларын кулланырга тәкъдим иткән иде. БГӘ һәм кайбер күрше дәүләтләр күгендәге чикләүләр бөтен дөнья буенча очу графикларына массакүләм төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итте.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев