Депутатлар Госсоветның 21нче утырышында 2025 ел бюджетын үтәүне тикшерәчәк
Бүген Татарстан Дәүләт Советының 7 нче чакырылыш 21 нче утырышында 2025 ел өчен Татарстан бюджетын һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын үтәү мәсьәләләре каралачак.
Сессия көн тәртибенә барлыгы 20 сорау кертелгән, шул исәптән 9 республика закон проекты, 3 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының 3 закон чыгару инициативасы.
Беренче укылышта депутатлар:
- кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы законнарга,
- гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы законга,
- Квалификация коллегиясе составында җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы законга,
- шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертүче закон проектларын караячак.
Моннан тыш, беренче укылышка Арча районындагы Сарай-Чекурча тимер юл разъездын бетерү һәм Ватанны саклауда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча аерым сорауларны көйләүче закон проектлары да әзерләнгән.
Парламентарийлар шулай ук Татарстан Исәп палатасының 2025 елдагы эшчәнлеге турында отчетны, республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында докладны һәм Татарстанда Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру турында мәгълүматны тыңлаячак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев