Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чын дуслар сиңа кирәк вакытта килә

Бер егет өйләнергә уйлый. Үзенә кәләш тә сайлап ала, кыз да риза була. Шундый бәхетле көннәрендә туйга әзерләнә башлыйлар.

Бер кичтә егет ярат кан әтисенә мөрәҗәгать итә:
– Әти, минем сиңа үтенечем бар. Туйга әзерләнү ыгы-зыгысы белән, барына да өлгерә алмыйм, шуңа күрә, зинһар өчен, менә сиңа минем дусларымның исемлеге, аларга шалтыратып, туема чакыр әле, – ди.
– Ярый, улым, яхшы, чакырырмын, – ди әтисе.
Туй көнне улы әтисе янына ачуланып йөгереп килә дә:
– Әти, мин бит сиңа барлык дусларыма да шалтыратырга куштым! – ди.
– Мин шулай эшләдем дә, улым.
– Әмма минем исемлектә 50 кеше иде, ә мин аларның 15ен генә биредә күрәм.
– Улым, мин аларның барысына да, иллесенә дә шалтыраттым. Һәрберсенә, синең үтенечең буенча шалтыратуымны әйттем. Аның хәзерге вакытта проблемалары бар һәм ул дуслар ярдәменә мохтаҗ дидем. Барысына да шушы вакытта әлеге адрес буенча килүләрен сорадым. Шуңа күрә, улым, борчылма, синең барлык дусларың да биредә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев