Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйге тәмам: җиңүче - Олы Ачасырның “Зөбәрҗәт” ансамбле.

Нинди генә бәйгеләр, флешмоблар уздырмыйк, ул бездә һәрвакытта да бик җанлы уза. 

#яшелүзәнгазетасыбеләнфото дигәне дә искәрмә булмады. Укучыларыбыздан бик матур, җылылык бөркелеп торган фотолар кабул итеп алдык. Без аларны газета битләрендә дә урнаштырырбыз әле. Рәхмәт яусын.

Ә инде, гадәттәгечә, бәйге ахырында җиңүчене без тавыш бирү юлы белән сайлап алабыз. Бик актив булдыгыз, соңгы минутка кадәр бар көчегезне кызганмадыгыз!

Һәм нәкъ менә соңгы минутларда җиңүче ачыкланды да. 1310 тавыш белән 1нче урынга Олы Ачасырның “Зөбәрҗәт” ансамбле чыкты, 2нчедә азга гына калышып, 1278 тавыш белән, Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. 547 кеше исә Васильевода яшәүче иң өлкән катнашучыбыз Оркыя апа Бикмуллинага тавыш бирде.

Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе бәйгеләрдә дә шулай актив булып, гөрләп яшик әле. Ә инде җиңүчеләребез “Зөбәрҗәт” ансамбленә кечкенә генә күчтәнәчебез, бергә утырып тәмләп чәй эчәр өчен чәк-чәкне шушы ял көннәрендә тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев