Быел майда ничек ял итәчәкбез?
Яшәеш

Быел майда ничек ял итәчәкбез?

Татарстан халкы май бәйрәмнәрендә нибары алты көн ял итәчәк – 1-3 май һәм 9-11 май аралыгында. Бу соңгы биш елдагы иң кыска күрсәткеч.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

2026 елда бәйрәм көне – 1 май – җомгага туры килә. Шуңа күрә бу көн бәйрәм ялы булачак, аннары шимбә һәм якшәмбе – 2 һәм 3 май.

Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килә. Шул сәбәпле, өстәмә ял киләсе эш көненә – 11 майга күчерелә. Шуңа күрә монда да татарстанлылар өч көн ял итәчәк.

30 апрель һәм 8 май эш көннәре кыска булачак.

Татар-информ


Нет комментариев