Булачак фельдшерлар үзләренең һөнәри осталыкларын раслады
Зеленодольск медицина көллияте студенты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Абилимпикс» республика чемпионатында икенче урын яулады.
2026 елның 14 апрелендә ГАПОУ «Яр Чаллы медицина көллияте» базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы булган затлар арасында «Фельдшер» компетенциясе буенча «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының республика этабы узды. Чара шулай ук талантлы яшьләрне яклау һәм һөнәри күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычлары кысаларында үткәрелде.
Катнашучыларга ашыгыч медицина ярдәме шартларына мөмкин кадәр якын ситуацияләрдә теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәтергә туры килде.
Бәйге биремнәре ике катлаулы модульдән торды:
- Диагностика модуле: баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы (ОНМК) булган пациентка ярдәм күрсәтү. Булачак фельдшерлар инсульт билгеләрен тиз арада танырга, неврологик тикшерү үткәрергә һәм пациентны алып баруның дөрес тактикасын билгеләргә тиеш иде.
- Ашыгыч ярдәм модуле: медицина учреждениесеннән читтә, кыр шартларына якын ситуацияләрдә зыян күрүчегә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү. Бу этап югары дәрәҗәдә стрессларга чыдамлыкны һәм стандарт булмаган шартларда эш итә белүне таләп итте.
ГАПОУ «Зеленодольск медицина көллияте» данын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча 2 курс студенты Артур Кәримов яклады. Югары көндәшлеккә һәм биремнәрнең катлаулыгына карамастан, ул искиткеч әзерлек дәрәҗәсен, һөнәри күнекмәләрне ышанычлы куллануын һәм катлаулы шартларда дөрес карарлар кабул итә белүен күрсәтте.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Артур Кәримов көмеш медаль яулады, үзенең югары әзерлек дәрәҗәсен һәм республикадагы иң яхшы яшь белгечләрнең берсе булуын раслады.
Призерны аның остазы — эксперт Екатерина Николаевна Якимова әзерләде. Ул студентның уңышы системалы эш, вак детальләргә игътибар һәм кешеләргә ярдәм итәргә ихлас омтылыш нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Бу кыйммәтләр «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында да актив рәвештә хуплана.
Шул ук вакытта бөтен ил буенча «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау төбәкара этабы башланды. Ярышлар Россиянең 32 субъектында, шулай ук илнең 15 корпорациясе базасында үткәрелә. Алар төп яшь категориясе һәм юниорлар категориясе буенча 390нан артык компетенцияне колачлый.
Республика җыелма командасы, гадәттәгечә, бик зур составта тәкъдим ителгән — аның составына 347 конкурсант, 347 эксперт керде, һәм алар 347 компетенция буенча көч сынаша. Алар арасында ресторан сервисы, электромонтаж, фельдшер эше, медицина һәм социаль карау, чәчтараш сәнгате, пациентның цифрлы игезәге, ЧПУ станокларында токарь эшләре һәм башка юнәлешләр бар.
Татарстан командасының инде беренче җиңүләре дә бар: мәсәлән, Новосибирск шәһәрендә узган «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча юниорлар арасында Татарстан җыелмасы алтын медаль яулады.
Ярышлар 2026 елның августына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев