Бүген редакциябездә бәйрәм – веб мөхәрриребез Рәзилә Хәйретдинованың туган көне!
Рәзилә дус, тату коллективыбызга моннан бер ел элек кенә килеп кушылган иде, күптән үз кешегә әйләнде.
Үтә җаваплы, үз эшенең остасы, ял белми сайтыбыз үссен, укучыларга кызыклы, кирәкле мәгълүмат тиз арада барып ирешсен дип тырышып хезмәт куючылардан ул.
Рәзилә, гомер бәйрәмең белән котлап, сәламәтлек, күңел көрлеге, иман байлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр, чиксез бәхет телибез. Наил белән тигезлектә, улыгыз Сөләйманның игелеген күреп, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны сөендереп, һәр көннән ләззәт алып, мул тормышта яшәгез.
Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,
Син килгәнсең якты дөньяга.
Җәйләр сиңа матурлык та биргән,
Ягымлы син ахры шуңа да.
Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгың булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.
Яратып, «Яшел Үзән»леләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев