Бүген «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире - Илсөя Садыйкованың туган көне!
Бүген майның 28нче числосы һәм «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкованың туган көнеее!!!
Яз кызы булганга шундый чибәр, ягымлы, киң күңелле, ярдәмчел инде ул. Һәм тырыш та. Нигә генә тотынса да, аны «5»ле билгесе куярлык итеп башкарып чыгу өчен бөтен көчен куя. Тешләгән җиреннән өзә торган үҗәтлеге аркасында газетабызны яшәтә. Нәфис буй-сыны, нечкә күңеле артында кайсыбер ирләрдә дә булмаган рух ныклыгы ята аның һәм олы йөрәк.
Ә инде Илсөябезнең гадилеген бөтен район халкы белә. Менә шундый редактор кулы астында, без – редакция хезмәткәрләренә, эшләве дә рәхәт.
Яраткан җитәкчебезгә без болай да гел яхшы теләктә генә булсак та, бүгенге туган көне белән ихлас котлап, иң-иң җылы сүзләребезне җиткерәбез.
Мансуровнабыз! Тормышың әкияттәгедәй матур булсын, хыялларың чынга ашсын, бәхетең ташып, ә якыннарың гел шатландырып торсын! Алга таба да, бернигә дә карамый, авырлыкларны җиңел генә хәл итеп, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән эшләргә, зур уңышларга ирешергә язын. Ә без һәрвакыттагыча синең ышанычлы тылың булырбыз.
Ихлас теләкләр белән, яратып, «Яшел Үзән» газетасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев