Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында Түбән Камада барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды

Түбән Камада 12 июньдә БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Хәзерге моментта БПЛА һөҗүме куркынычы режимы саклана. Барлык оператив хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, хәл даими күзәтү астында. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан бүгенгә планлаштырылган барлык массакүләм чаралардан баш тарту турында карар кабул ителде. Тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска, имеш-мимеш таратмаска, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Түбән Кама районы администрациясенең рәсми хәбәрләрен генә күзәтергә сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Түбән Камалыларга.

12 июньдә Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Башта куркыныч Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдә, аннары Яр Чаллыда һәм Заинскида игълан ителде. Республика территориясендә очкычсыз аппаратлар куркынычы режимы гамәлдә, ә Татарстан аэропортларында самолетларны кабул итү һәм очыруга вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев