Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы узды

22 нче декабрьдә Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы Яшел Үзән шәһәренең 7 нче лицее базасында узды.

Бәйгедә районыбыз укытучылары катнашты, алар дәресләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде:

Җиңүче – Җәләева Кәдерия Равил кызы, В.В. Карпов исемендәге лицейның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы;

Призёр: Минһаҗева Гөлназ Рафаэль кызы, М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче лицей укытучысы;

Бәйгенең лауреатлары:
Мәгъсүмова Индира Ахияр кызы, А. С. Пушкин исемендәге лицей укытучысы;
Вафина Гүзәл Хәбир кызы, С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укытучысы;
Чупакова Руфия Рафис кызы, 5 нче гимназия укытучысы. 

Алда Республика этабы. 

Кадерия Равил кызына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев