«Безнең гаиләдә шулай»: Яшел үзәнлеләр «Это у нас семейное» конкурсының финалына чыгу мөмкинлеге өчен көрәште
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының иң массакүләм проектының ярымфиналында катнашкан 280 гаиләнең 55е, «Гаилә шундый була» («Быть семьей») темасы белән берләштерелгән интеллектуаль, иҗади һәм спорт сынаулары аша узып, иң яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Җиңүчеләр үз төбәкләрен 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Мәскәүдә узган конкурс финалында тәкъдим итәчәк һәм төп призлар – торак шартларын яхшыртуга 5 миллион сумлык 60 сертификат һәм гаилә белән сәяхәт юлламалары өчен көрәшәчәк. Ә Уфада узган финал көне катнашучыларга якты хисләр һәм танылган язучы-фантаст Сергей Лукьяненко белән онытылмаслык очрашу бүләк итте, ул төрле яшьтәге катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

– Кеше өчен иң мөһиме – гаиләсе, – дип ассызыклады Лукьяненко. – Гаилә – җәмгыятебезнең нигезе. Бу конкурс, дөнья демографик кризис һәм традицион гаилә кризисы кичергән катлаулы заманда, әлеге төшенчәнең мәгънәсен кайтарырга ярдәм итә. Шунысы куандыра, барлык командалар дуслашкан һәм үзләрен бердәм коллектив итеп хис итә.
Илебездәге масштаблы «Гаилә» милли проектының бер өлеше булып торган «Безнең гаиләдә шулай» («Это у нас семейное») конкурсында Идел буе федераль округыннан 39 154 гаилә командасы катнашкан икенче сезонда Яшел Үзәннән өч балалы бик актив Михайловлар да үз көчен сынады. Аларның кавышканнарына 15 ел һәм шуның 8 елын бергәләшеп төрле чараларда катнашып, сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, фитнес-залга йөриләр.

– Әлеге бәйге турында без беренче тапкыр 2023 елда ВК социаль челтәреннән күреп белдек. Әмма, бик теләсәк тә ул вакытта катнаша алмадык, чөнки мин өченче балам белән сигез айлык йөкле идем. Без – Пономарев-Михайловлар гаиләсе: ирем Арсений – арбарист (авария хәлендәге яки кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янаган агачларны очларына менеп кисүче), дәү әниебез Ольга Николаевна – спорт мастерлыгына кандидат ветеран-скалолаз, Россия чемпионы. 14 май көнне конкурста катнашты, ә 15е көнне инде Екатеринбургта узган кыяга үрмәләүчеләр ярышында беренче урынны алды. 18нче лицейның 7нче сыйныфында укучы кызыбыз Агния дә скалолаз, җәйге лагерьларда, Жигули тауларында, Кисловодскида ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый, бию белән шөгыльләнә. Улыбыз Яков та шул ук мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы, 5нче спорт мәктәбендә шахматка өйрәнә, инде җиңүләр алып кайта. Шулай ук, сәнгать мәктәбендә ялгыз җырлау бүлегендә укый. Төпчегебез Айсылу балалар бакчасына йөри, – дип, үзләре белән таныштырды башлангыч сыйныфлар укытучысы, үзенең «Эврестика» онлайн үзәген булдырган Айгөл Михайлова.

– Конкурска заявканы бер ел элек, июнь башында бирдек. Теркәлгәннән соң, төрле биремнәр үти башладык. Аларның саны кырыктан артык иде, күбесенчә видео-язмалар төшерү буенча. Уфада узачак ярымфиналга бик ныклап әзерләндек. Алдан сценарийлар язып, реквизитлар уйлап, кайсыбер көнне җидешәр-тугызар сәгать видео төшерергә туры килде, түзгән өчен балаларга рәхмәт. Аннары ирем Арсений аларны сыйфатлы итеп монтажлады, мин аңлатмалы текстларны әзерләдем. Биремнәр бик кызыклы һәм төрле иде. Мәсәлән, конкурсның гимнын сәхнәдән башкарырга, учак янында лагерь турында җырларга (бу өстәмә бирем өчен без Артекка бер юлламага лаек булдык), гаиләнең хәтер китабын ясарга, гаилә сүзлеге уйлап чыгарырга, гаиләнең олы буын кешеләре белән әңгәмә төшерергә һ.б., һ.б. Шул рәвешле, хәзер безнең гаилә архивында да бик кадерле истәлек язмалар күп. Без әлегә финалга чыкмадык, әмма өстәмә җиңүчеләрне билгеләү нәтиҗәсен көтәбез. Чөнки финалга чыкмаган, әмма җитәрлек балл җыйган конкурсантлар арасыннан утыз гаиләне сайлап алачаклар. Бик тә финалга узасыбыз килә. Әлегә татарстаннан бер генә гаилә чыкты, ә Уфадагы финал буенча ундүртне чакырырга тиешләр. Без дә Мәскәүгә барып, яраткан Яшел Үзәнебез һәм республикабыз данын якларга хыялланабыз. Конкурста беренче тапкыр катнашабыз һәм ул искиткеч! Уфада алган хис-тойгыларны әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Андагы ярыш бик дулкынландыргыч та, ныклыкка һәм бердәмлеккә сынау да булды, берләштерде-дуслаштырды да, бик канәгать кайттык. Без Россиянең мөмкинлекләр иле булуына ышанабыз һәм беләбез! Безгә уңышлар теләп торыгыз, хөрмәтле райондашлар!

«Безнең гаиләдә шулай» («Это у нас семейное») – «Росси – ямөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән уздырыла торган Бөтенроссия гаилә конкурсы. Аның максаты – гаилә эчендәге һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен коммуникация мәйданчыгы булдыру, уртак эшчәнлек аша гаилә традицияләрен формалаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев