Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берничә бөртек кешенең туган җирләрен саклап, авырлыкларга бирешми яшәүләре сокландыра!

Хөрмәтле редакция! Газетагызны көтеп алам, бер битен дә калдырмыйча, яратып укыйм.

«Яшел Үзән»не үземчә «два в одном» дип тә йөртәм, чөнки район газетасын алдырып, «Атна вакыйгалары» кушымтасында республика яңалык­лары белән дә танышып барабыз. Әлбәттә, районыбыз тормышы кызыклы. Әле Үтәнгеш авылы турында укыдым да, нинди зур район, бу авылның барлыгын да белми идем бит, дип гаҗәпкә калдым. Берничә бөртек кешенең шулай туган җирләрен саклап, авырлыкларга бирешми яшәүләре сокландыра. Бездә юллар, мәсәлән, тип-тигез, газ кергән, су өйдә краннан агып тора. Аның каравы канәгатьсезлек белдерергә җай табыла. Барына риза булып яшәргә генә бит! Алга таба да авыл тормышын ешрак яктыртырсыз дип ышанып калам, кызлар.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Әлеге авыл турындагы язманы монда укырга мөмкин: Газы, юлы булмаган Үтәнгеш авылы бүгенге көндә ничек җан асрый?

 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев