Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер ир-ат яшь ярымлык улын 1,5 млн сумга сатарга теләгән

Берничә көн элек сатып алучы да табылган.

Ырынбурда бер ата кеше үзенең яшь ярымлык улын сатарга теләгән. Бәясе – 1,5 млн сум. Әмма эш барып чыкмый. Сатучыны кулга алалар. Бу кешене элек хөкем иткән булганнар. Улын ул үзе генә үстергән. Баланың әнисе төрмәдә. Ата кешегә, күрәсең, тиз арада акча кирәк булган.

Һәм акча табуның иң җиңел юлы дип ул үз баласын сатып җибәрүне кулай күргән. 

Сатучы һәм сатып алучы билгеле бер җирдә очрашырга килешәләр. Әмма бу очрашу турында алдан ук хокук саклау органнарына билгеле була. Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре атаныңы кулына акча кергәч тә аны кулга алалар.

Шушы моментның видеосы:

Матбугат.ру
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев