Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Бастрыкин Заинскида яшь кызга һөҗүм итү очрагы турында доклад таләп итте

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ТР буенча Тикшерү комитеты идарәсе башлыгы Валерий Липскийга Заинскида яшь кызга үтерү нияте белән һөҗүм итү турындагы җинаять эшенең тикшерелү барышы турында доклад тәкъдим итәргә кушкан.

Шулай ук полиция хезмәткәренә карата көч куллану турында да сүз бара.

Вакыйга домофон камерасына эләккән. Ир-ат подъезд каршында кызны вәхшиләрчә кыйнаган. Кыз аңын югалтканнан соң да ул аңа сугуын дәвам иткән. Әлеге хәлнең шаһитлары полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәкткәрләрен чакырткан, әмма агрессор табибларны зыян күрүчегә якын китермәгән.

Тоткарлаганда ир-ат полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән. Кызны хастаханәгә салганнар. Хастаханәдә ул аңына килгән. Хәзер табиблар аның хәлен тотрыклы дип бәяли.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев