Башкортстаннан эшмәкәр Татарстанның 22 гаиләсен алдаган
Казан прокуратурасы Башкортстан Республикасының Баймак шәһәре 29 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслаган.
Ир-ат аеруча зур күләмдәге алдауда (мошенничество) гаепләнә. Тикшерү барышында аның тарафыннан 22 җинаять кылу очрагы ачыкланган.
Гаепләү версиясе буенча, 2023 елның сентябреннән 2024 елның декабренә кадәр эшмәкәр Татарстанда аз катлы йортлар төзү турында гражданнар белән килешү төзегән. 22 кешедән 97 миллион сумнан артык акча алып, үз бурычларын үтәмәгән.
Төзелеш-суд экспертизасы нәтиҗәләре буенча, фактик эшләр бары тик 35 миллион сум тирәсенә башкарылган. Шулай итеп, зыян 62 миллион сумнан артып киткән.
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган, срокларның бозылуын һәм максатсыз акча сарыф ителүен төзелеш материалларының кыйммәтләнүе белән аңлаткан.
Җинаять эше хәзерге вакытта Казанның Идел буе район судына карау өчен җибәрелгән.
Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев