Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балта тоткан ир-атны тоткарлаганда кулында газета була

Социаль челтәрләрдә таралган дөрес булмаган мәгълүмат турында тулырак.

Бу хәл 25 апрельдә Сафоново авылында булган.
Өлкән яшьтәге ханым 82 яшьлек күршесенең урамда йөрүен, ә кулларында имеш балта һәм пычак тотуын күреп ала. Ул ирдән кая баруын сорый. Пенсионер мәктәпкә балаларны үтерергә барам, дип җавап бирә.
Дулкынланган күрше шунда ук Әйшә мәктәбе директорына һәм 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына шалтырата. Директор барлык ишекләрне дә бикләргә куша һәм полиция чакырта. Ир мәктәп янына килеп, тәрәзәләрне шакый башлый.
Билгеле булганча, пенсионерны полицейскийлар тоткарлый. Ир-атның кулында балта да, пычак та булмый, ул бары тик газета тоткан була.
Агентлык мәгълүматлары буенча, ирне психиатрия хастаханәсенә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев