«Баламны коткарыгыз!» – 2 июнь киче безнең өчен онытылмаслык һәм бик тетрәндергеч көн буларак истә калачак
2 июнь киче ирем белән минем өчен гомер буе онытылмаслык, йөрәкләргә тирән эз салган иң тетрәндергеч көннәрнең берсе булып истә калачак...
2 июнь киче ирем белән минем өчен гомер буе онытылмаслык, йөрәкләргә тирән эз салган иң тетрәндергеч көннәрнең берсе булып истә калачак. Бу көнне без тормышның никадәр кыска, никадәр фани икәнлеген үз күзләребез белән күрдек. Кеше язмышының бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин булуын аңлау безнең күңелләрдә әйтеп бетергесез авыр хисләр калдырды.
Күз алдыбызда әти-әнисен спектакльдән каршы алырга килгән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабировның хәле кинәт начарайды. Без, каушап калсак та, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Берничә тапкыр 112 хезмәтенә шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырдык. Һәр минут сәгатьләрдәй озын булып тоелды. Әмма, кызганычка каршы, табиблар ярты сәгатьтән соң гына килеп җитте. Ул вакытта инде соң иде... Радик абыйның йөрәге тибүдән туктаган иде.
Бу мизгелләрдә иң авыры — ата-ананың хәсрәтен күрү булды. Радик Сабировның әнисенең: «Баламны коткарыгыз», — дип өзгәләнеп әйтүе йөрәкләрне мең кисәккә телгәләде. Ана йөрәгенең шулкадәр тирән әрнүен сүзләр белән генә аңлатып булмыйдыр. Аның сүзләре әле дә колакларда яңгырый, күңелләрдән китми. Аллаһ Тәгалә беребезгә дә бала кайгысы күрсәтмәсен, балаларыбызның үлемен күрергә язмасын…
Бу фаҗига безне тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте. Кеше гомере никадәр генә озын булып күренсә дә, ул бер мизгел эчендә өзелергә мөмкин икән. Көндәлек мәшәкатьләр, тормыш ыгы-зыгысы арасында без еш кына вакытның кадерен онытабыз, якыннарыбызга әйтелми калган җылы сүзләрне кичектерәбез, тормышның асылыннан ерагаябыз. Әмма мондый мизгелләр безгә иң мөһим нәрсәләрне искәртә: һәр көннең, һәр минутның, һәр очрашуның кадерен белергә кирәк.
Без еш кына киләчәккә зур планнар корабыз, әмма иртәгәсе көннең безгә ни әзерләгәнен беркем дә белми. Шуңа күрә бүгенге көн өчен, янәшәбездә булган кадерле кешеләр өчен, сәламәтлек һәм тынычлык өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәргә кирәк.
Радик Сабировның вакытсыз китүе күпләр өчен зур югалту булды. Ул үзенең хезмәте, тырышлыгы, кешелеклелеге белән тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казанган шәхес иде. Аның урыны җәннәттә булсын. Якыннарына, туганнарына, хезмәттәшләренә тирән кайгы уртаклашып, сабырлык һәм көч телим. Аллаһ Тәгалә аларга бу зур хәсрәтне күтәрергә ярдәм итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев