Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларыбыз ярдәмче булып үсәме?

Бер эш белмисең, дип, балаларыбыз ны әрлибез.

Ә аларны үзебез шундый итеп үстерүебезне аңлап бетермибез. Дөресен генә әйткәндә, кушмыйбыз бит инде эш, шулай бит? Тиз генә үзем башкарып куям да, эше бетеп тора, балага кат-кат әйтеп, нервыны бетереп тормыйм, әнә, дәресен карасын, дибез.
Балаларын кечкенәдән үк кул арасына кертеп, эш мәленә өйрәтеп үстерүче гаиләләр күп һәм аларга «афәрин» дия без. Күпме икән безнең районда әти-әнисенә булышучылар? Нинди эшләр хәлләреннән килә икән?
Минем балам утын яра, су ташый, сыер сава, идән юа, ашарга пешерә, печән чаба, ишегалды себерә, ат җигә, чүп утый, тирес түгә һ.б. эшли дип кемнәрнең әйтерлеге бар?
1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан «Ярдәмчем үсә» дигән фото-бәйге игълан иткән идек. (Телефоннарыгызны биредәге QR-кодка көйләп, кереп карый аласыз). Анда катнашу өчен безгә ул-кызларыгызның уңганлыгын сурәтләгән кызыклы фотоларын юлладыгыз. Бик зур рәхмәт, чынлап та искиткеч балалар үсә икән безнең якларда. Алар арасында «Ми-ми-мишный» номинациясенә туры килгәннәре бигрәк күп. Моннан чыгып, балаларыбызны шулай да, чын мәгънәсендә кул арасына кертеп, эшләтеп үстермибез икән, дигән нәтиҗәгә килергә була. Бу бала чынлап та гаиләдә ярдәмче булып үсә икән дип карарлык, ышандырырлык фотолар аз. Күпчелеге кызык өчен, махсус төшерелгән. Шуңа күрә, «ми-ми-мишный»лар арасында конкуренция зур. «Халык күңелен яулаган фото» номинациясендә иң күп тавыш җыйган конкурсант җиңәчәк. «Иң оригиналь фото» номинациясендә һәм иң мөләем фотолар арасында җиңүчеләрне жюри билгели.
Тавыш бирү 21 май көнне 9:30 сәгатьтә старт алды һәм 31 майда 20:00 сәгатьтә туктатылачак. Активрак булыгыз, дуслар, әле арттарак калучыларга да алга чыгарга вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев