Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Балачак исе – яшел борчак исе (редакциягә килгән хат)

Безнең балачакның иң тәмле «ризыгы» – яшел борчак иде... Хәтерлисезме, дуслар?

Әле бит аны, махсус урлап, таптап йөрмәсеннәр дип, авылдан ераграк кырларга чәчә иделәр. Безгә ул нәрсә! Сәпидләргә утырабыз да, урам малайлары белән узышып, Албаба станциясе артындагы «Искра» колхозы кырларына кадәр җилдерә идек.

Борчакны тиз-тиз генә җыябыз, кем кая тутыра, ә үзебез як-ягыбызга каранып кына торабыз: абыйлар күреп алмасын! Аннары кайтып, иң яраткан урыныбыз – Габдулла абыйлар капка төбендә бергәләп ашый идек.

Габдулла абый балаларны бик ярата иде бугай. Безгә кызыклы вакыйгалар, төрле хәлләр сөйли, кайчак өлкәнрәкләр белән бәхәсләшеп тә ала иде: «Шыттырма инде борчакны, алай булмаган», – дип көлешәләр иде.

Сүзем борчак турында иде бит... Быел үзем дә бакчага борчак чәчтем. Агроном кебек карап, ничек үсүен күзәтеп йөрдем. Менә инде сусыл, баллы борчаклар өлгереп килә. Иң тәмле чагы хәзер – катмаган, йомшак, без яраткан чак.

Хәзер борчак «кыры» бакчада гына инде. Шулай да, күңел һаман шул сәпидле балачакка кайта. Бер җилдереп барып, яшел борчак өзеп кайтасы иде...

Розалия Ибраһимова, Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев