Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылныкыларга нигә шундый караш

Авылда яшәүчеләргә яки саладан чыкканнарга карата булган мөнәсәбәткә ачуым килгәннән язам әле.

Хәзер барыбыз да (авылда яшәсәк тә!) интернет белән дус бит инде, шунда да, комментарийларда да күзгә чалына, телевизорда кайбер хәзерге фильмнарда, тапшыруларда да безне түбәнсетеп әйтелгән сүзләр еш очрый.
 

«Выглядишь как деревенщина» яки «как дерёвня», «тупая как деревня» яки «ты что, из деревни!» кебек кимсетүләр, чагыштырулар йөрәгемә тия. Кем әйтте сезгә авылда шундыйлар яши дип?! Каядыр: «Сыерлар, казлар, сарыклар һәм чучкалар арасында культуралы һәм белемле булырга мөмкин түгел. Физик хезмәт, кайда эшләвеңә карамастан, тулаем аңгыраландыра. Барлык акылы булганнар, белемнәрен куярга урын табып, авыллардан шәһәрләргә китеп бетте инде. Ә калганнары – пенсионерлар һәм алкашлар», дигәннәрен дә ишеткән бар. Әстәгъфирулла! Авызыннан шундый сүзләр чыгаручы үзе шыр надан инде ул! Бу бит чынбарлыкка бөтенләй туры килми! Авылда да шәһәрдә кебек үк төрле кеше яши. Нигездә, алар илне ашатучы хезмәт батырлары, умырттырып эшләүчеләр. Әлбәттә, арада шалтай-балтай йөрүчеләр дә булгалый, әмма алар бик аз. Шәһәрдә туып үскәннәр арасында андыйлар күбрәк, между прочим!


Еш кына «авыл хамае», «валенок», «колхоз», ягъни, мәгънәләре буенча надан, белдексез, тәрбиясез, бик тә гади дигәнне ишетергә мөмкин. Авылда яшәүчеләр аз белемле, культурасыз кешеләр дигән мәгънәсез стереотип бар. Һәм анда бары тик юләрләр һәм асоциаль элементлар яши дип уйлыйлар. Үзебезгә карата шундый түбәнчелек­ле карашны аңламыйм да, кабул да итә алмыйм. Чөнки бу дөреслеккә туры килми!


Әйе, кайчандыр, патша заманнарында бәлки авыл халкы, крестьяннар белемсез булгандыр. Әмма алар табигый тормыш зирәклеге, тәҗрибә белән яшәгән. Ул вакытлар бит инде әллә кайчан артта калды. Хәзер авылларда белемсезләрне эзләсәң дә таба алмыйсың. Кешеләрдә иң киме урта белем бар. Югары белемлеләр дә аз түгел, мин сезгә әйтим! Ә зирәклек һәм тапкырлыкка килгәндә – авылда яшәүчеләргә тиңнәр юк!


Яшьләребез дә, Аллаһка шөкер, замана белән бергә атлый, мәскәүлеләрдән бер дә ким җирләре юк! Хәтта артык та әле! Безнең балалар беркайда да югалып калмый, чөнки хезмәт итеп үскән, ә шәһәрнекеләр аркылыны буйга алып сала белми! Вәт! Кала балалары кебек үк сәяхәт тә итәләр, интернетта да судагы балык кебек йөзәләр. Олылар да алардан калышмый, һәммәбездә кәрәзле телефон, социаль челтәрләрдә дә утырабыз, дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдар.
Ул телевизордан төрле тапшыруларда авылларны күрсәтәләр, камерага исерекләрне төшерергә тырышалар. Белмим, бәлки урыс авылларында шундый хәлдер, ә бездә сәламәт тормыш рәвешенә өстенлек бирелә. Бик күпләребез дин юлында, юк-бар, гөнаһ нәрсәләрдән читтә торабыз. Эчүчеләр бар, әмма елдан ел кими баралар. Миңа калса, авыл кешеләре әхлак­лырак, әдәплерәк. Наркотиклар, әллә нинди тәртип бозулар, аерылышулар бездә бик сирәк. Олыларны хөрмәт итү, әти-әниләрне, әби-бабайларны олылау, кадерләү – закон.
Бәхәсләшмим, авылда яшәүчеләрнең менталитеты бераз үзгә. Алар ачыграк, киң күңеллерәк, юмартрак, ярдәмчелрәк. Соңгы елларда гадилек, беркатлылык югала бара. Миңа калса, шундый булуыбыз белән без шәһәрлеләргә караганда бик күпкә бәхетлерәк.


Һәм, гомумән, кемне дә булса «деревенщина» дип атаганчы, үзегезнең нәсел-нәсәбегезгә күз салыгыз. Әйтерсең барысы да дворяннар! Күпчелекнең тамырлары авылдан, крестьяннардан. Һәм акыллы кешеләр моңардан оялмый, ә горурлана! Шул «деревенщина»лар арасыннан бик күп бөек һәм талантлы затлар чыккан! Безнең районда гына да алар никадәр! Шуңа күрә, авылны, аның хезмәт сөючән һәм бөтен яклап уңган-булган кешеләрен түбәнсетеп, үзегезнең юньсезлекне һәм наданлыкны күрсәткәнче, алдан уйлагыз!
 

Авылда яшәвем белән горурланучы райондашыгыз Сания дип белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев