Авыл халкы өчен керемле бизнес барлыкка килде
Бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп үсәме соң ул хәзер?
Чынлап менә, көн аралаш базарга, кибеткә йөрим. Азык-төлек хакы ник кимесен?! Бер урында торса рәхмәт әйтер идең әле! Йомырканы гына алыйк, бер атна эчендә ун сумга артты. Ул кош фабрикаларында хәзер күкәйне алтын тавыклар салмый торгандыр ич, дигән фикер килә башка.
Менә авылда да тавык тоту керемле бизнеска әйләнүе ихтимал. Кайбер ялкаулар тавык-чебеш тә үстерми бит хәзер. Имеш сатып кына ала. Ялкауланмагыз, авыл йомыркасына тормый инде берсе дә. әнә, эре дигәненең дисәткесен 150 сумга алдым, ужас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев