Атна эчендә Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 12 897 очрагы теркәлгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Авыру дәрәҗәсе узган атнадагы кебек үк калган һәм эпидемия чигеннән 47,3%ка түбәнрәк, дип хәбәр итте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе.
Ел башыннан грипп вирусы активлыгы түбәнәя: 8нче атнада аның өлеше 26,6% тәшкил иткән.
Гомумән, республикада авыручылыкның сезонлык дәрәҗәсе саклана. Очракларның күпчелеге грипптан түгел, ә башка респиратор вируслардан килеп чыккан. Авыру гадәттә җиңел формада уза һәм хастаханәгә ятуны таләп итми.
Татар-информ
Нет комментариев