Иртәгә, 26 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава сакланачак. Тиешле кисәтүне ТР Гидрометүзәге таратты.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Дүшәмбенең төнге һәм иртәнге сәгатьләрендә республикада урыны белән һава температурасының -25, -29 градуска кадәр түбәнәю көтелә, ә аязганда -33 градуска кадәр.
Элегрәк ТР Гидрометүзәге аномаль салкын һава торышы аркасында штормлы кисәтү тараткан иде, ул Татарстанда 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Рәис Рөстәм Миңнеханов республика халкын салкыннар аркасында сак булырга өндәде.
Татар-информ
Нет комментариев