Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Әти + Мин» республика фестивале бердәм гаиләләрне җыйды

Чарада бөтен Татарстаннан 160тан артык команда катнашты.

Дөньяның күпчелек илләрендә җәен, июнь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәләр. Ә менә Россиядә әлеге бәйрәмне үткәрү өчен тиешле указга Россия Президенты 2021 елда кул куйган иде. Һәм бу көн октябрьнең өченче якшәмбесе. Быел бәйрәм 19 октябрьгә туры килде. Шуңа да Әтиләр көне безнең өчен чагыштырмача яңа бәйрәм. Әйе, Әниләр көнен зурлап уздырабыз. Ә бит балаларны тәрбияләүдә зур өлеш керткән әтиләрнең ролен билгеләп үтмәү гаделсезлек булыр иде. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Әлеге дата уңаеннан чаралар төрле форматта оештырыла. «Әти + Мин» өченче республика фестивале Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында узды. 2023 елда фестиваль – Казанда, узган ел Түбән Кама районында үткән, ә быел аны Яшел Үзән кабул итте. Чараны уздыру урыны ел саен үзгәреп тора.

Фестиваль ТР Әтиләр берлеге тарафыннан оештырыла һәм ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, актив әти булуны популярлаштыруга юнәлдерелгән. 

Фестивальдә бөтен Татарстаннан 160тан артык команда, иң яхшы гаилә тандемнары, үз көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттте. Сайлап алу турлары сентябрьдән башлап республиканың барлык районнарында уза, анда иң көчле «әти + бала» парлары билгеләнә.

– Без бүген улым белән «Әти + Мин» фестивалендә катнашуыбызга шатбыз. Яшел Үзән районын тәкъдим итәбез. Әлбәттә, бала белән ниндидер чараларда еш катнашып булмый. Үзем Казанда эретеп ябыштыру буенча әйдәп баручы инженер булып эшлим. Шуңа да балаларга бәлки вакыт аз бирелә торгандыр. Ә мондый бәйрәмнәр гаиләне тагын да ныгыта, вакытны күңелле генә түгел, ә файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Улым белән уздырган мизгелләрне бернинди үлчәүләргә дә салып булмый. Бу иң кадерлесе! Улыма 10 яшь, 10нчы лицейда белем ала. Үзем Яшел Үзәндә туып үстем, футбол белән шөгыльләндем. Әлеге фестивальдә улыма үрнәк күрсәтәсем килә һәм аның нык, көчле, патриот, акыллы булып үсүен телим, – дип сөйли Марат Низаметдинов.

Бу бәйрәм тагын бер тапкыр уртак актив ял һәм уртак максатларның буыннар арасындагы элемтәне ныгытуын исбатлады. Спорт комплексы мәйданчыкларында дистәгә якын сынау оештырылды, аларда физик әзерлек кенә түгел, тапкырлык, иҗади сәләт, ата белән бала арасындагы элемтәнең нинди булуы ачык күренде. Фестиваль катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Әлбәттә, монда җиңү яулау мөһим түгел. Әти белән баланың шушындый дәрәҗәле республика чарасында үзләрен күрсәтүләре гаиләнең ни дәрәҗәдә дустату, бәхетле булуын исбатлый.

Әтиләр көне узды, әмма гаилә башлыкларының тоткан урыны бер көн белән генә чикләнми. Ул балаларына остаз, үз үрнәгендә аларда хезмәт сөючәнлек, батырлык, Ватаны каршында җаваплылык хисен тәрбияләүче. Һәр бала әти-әни яратуын тоеп, тигез гаиләдә үссә иде. Ә инде бу уңайдан укучыларыбыз арасында сораштыру уздырырга булдык. Сез нинди әти, балаларыгызны тәрбияләүдә күбрәк нәрсәгә басым ясыйсыз?

Альберт Бикмуллин, Бакырчы (өч бала әтисе):

– Мин үземне йомшак әти дип саныйм, шул ук вакытта таләпчән дә. Балалар киңәшләшер эшләре булса, иң беренче миңа мөрәҗәгать итә. Акыл белән, уйлап эш итәргә тырышам. Шөкер, «әти» дип кенә торалар. Ике кызым һәм улым өчен бар яктан үрнәк булырга телим. Хатыным Фәнзилә белән хыялыбыз, һәр ата-ана кебек, бу тормышта бәхетле булуларын һәм игелекләрен күрү.

Язманың дәвамын газетабызның 42нче санында (24 октябрь, 2025 ел) укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев