Әслах Нурлыгаян улы Баязитов исеме райондашларыбызга бик яхшы таныш
Озак еллар район мәдәният идарәсен җитәкләгән, күп кенә талантларга юл ачкан, һәркемгә игътибарлы була белгән, төпле киңәшләре белән ярдәм иткән шәхесне онытырлыкмы соң?!
Ни кызганыч, гомере генә кыска булды. Бүген Әслах Баязитовның арабыздан китүенә - 30 ел. Әй бу гомер дигәннәре, кай арада үткән дә киткән. Ә аның исеме, кылган гамәлләре - мәңгелек.
Кызы Светлана Баязитова-Ульданова озак еллар Әйшә клублар системасын җитәкләде һәм нәкъ менә Әйшә мәдәният йортына әтисенең исемен бирү кебек зур, җитди эшне башкарып чыга алды.
Әлеге җитәкче белән хезмәт юлын узучылар безнең арабызда да бардыр. Якты хатирәләр белән искә алыйк, дога кылыйк, урыны җәннәттә булсын иде, йә Раббым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев