Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әсирлектән кайтучыларны хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрмәскә тәкъдим иткәннәр

Украинаның әсирлектә булган хәрбиләре икенең берсен сайлап алырга: йә озак вакытлар буе төрмәдә утырырга, яки янә фронтка китәргә тиеш.

Әсирлектән кайтучыларны хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрмәскә кирәк. Россиядә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова шулай дип белдергән.
Ул үзенең телеграм-каналында язганча, Украина хәрбиләренең туганнары еш кына әсирлектән кайтучыларның икенең берсен: йә озак срокка төрмә җәзасын, яки кире фронтка китүне сайлап алырга тиеш булуларына борчыла.

- Хәрбиләрнең аналары һәм хатыннары миңа язган хатларында якыннарын, яңадан хәрби хәрәкәтләр зонасына кумасыннар өчен, Россия территориясендә калдыруны сорыйлар,дип язган ул.


Москалькова басым ясап әйткәнчә, бу хәл әсирләр алышу процессын суза.
Биредә дистәләрчә егетләребезнең өйләренә кайта алмавы турында сүз бара. Алар арасында авыр яраланучылар да бар,дип искәрткән ул.
Омбудсмен фикеренчә, ике якның да хәрбиләре өчен әсирләр алышуны тизләтү –чиктән тыш мөһим.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев