Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашасаң тешкә, ашамасаң – төшкә керә

Без авылда яшәүчеләр һәм шунда туып-үсеп шәһәргә киткәннәр итсез ризык пешерә белмибез. Һәм андые, әзерләгән очракта да, буш тоела.

Хәзер авылларда да терлек асраучылар аз, инде әти-әниләребез дә олыгайды, эре хайван тотмыйлар, шуңа танышларыбызга, суелачак мал әле бозау гына булган вакытында ук, фәлән боты миңа, дип заказ биреп куябыз. Ит базарда да бар анысы, әмма белмәгән җирдән китерелгәнен алырга бик күңел бармый шул. Бәясе дә кыйммәтрәк була.

Күптән түгел Алия Гаязовабыз, авылына кайтып ит алганнан соң, барыбызны да кызыктырып, «Яшел Үзән»ебезнең инстаграм төркемендә видеоязма элгән иде. Суыткычта ит булып торса, хатын-кызның күңеле тыныч инде аның, бүген нәрсәдән ашарга пешерим икән дип бик баш ватасы юк: әле пилмәнен бөгеп аласың, кәтлитен кыздырып куясың, мантыен ясап җиффәрәсең һ.б. – иренмә генә.

Ике атна элек Олы Ачасырда 1 кг ит бәясе 380 сум иде. Видеоязма астында шәрехләрдә Олы Якедә 390-400 сум, менә кичә генә Норлатта арткы ботны 350 сумга алдым, дип язучылар булды. Хәтта Башкортстанда яшәүче дә үзләрендәге ит бәясен, бездә 370 сум дигән иде. Базарда, әлбәттә кыйммәтрәк – Әлмәттән берәү, чат ите бездә 610 сум, сөяклесе 520 дип хәбәр иткән. Бездә дә, хәләл итне базардан 560 сумнан алабыз, дип язалар.

Шулай инде, ашатып-караучы үзенең хезмәтен һәм терлеген үстерү өчен тоткан чыгымнарын исәпкә ала, чынлап җиңел түгел, югыйсә һәр йортта асрарлар иде, юк бит. Ә сатып алучы кыйбатсына, тик, әйтеп үткәнемчә, итсез яши алмыйбыз, барыбер ала. Элек, очсызрак вакытта бер пешергәнен хәзер икегә яки өчкә бүлә торгандыр, әмма итле ризык – итсез түгел инде ул. Тавыгы да, сосискалары да туйдыра, ә бозау ите юк! Ник алай икән ул?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай инде хэрвакыттагыча авылда барда узеннеке.кыйбатсыналар итнен бэясен?э бозау купме бэя тора,игеннен кг купме торганын,печэн,салам аларын шутлап тормыйлар.