Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әниләр медиада» белем проекты башлана

РФ Президентының 2024 елда Россиядә Гаилә елын үткәрү турындагы боерыгын үтәү йөзеннән һәм 2023-2030 елларга хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эш итүнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Хөкүмәте Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Төбәкләр диалогы» оешмасы белән берлектә, «Әниләр медиада» белем бирү проектын башлап җибәрә.

Проект кечкенә балалары булган хатын-кызларга медиа өлкәсендә эш күнекмәләрен үзләштерер­гә, аннан соң стажировка үтәргә һәм республиканың медиа тармагында эш табарга мөмкинлек бирәчәк. Инициатива, шул исәптән, хакимият органнарында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати блок кадрлары кытлыгы проб­лемасын, беренче чиратта, декрет ялында булган һәм өлешчә мәшгульлек шартларында яки читтән торып эшләргә теләүче хатын-кызларны яңадан әзерләү юлы белән хәл итүгә дә юнәлтелгән.
Үз-үзләрен яңа амплуада сынап карарга теләгән хакимият органнары һәм ведомство буйсынуындагы учреждение хезмәткәрләре дә катнаша ала. Проект хакимият органнарында онлайн-укыту, очный семинарлар (Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы регионы белән идарә итү үзәге базасында), стажировка үткәрүне, шулай ук эшкә урнаштыруда ярдәм итүне күздә тота. Үткәрү вакыты 2024 елның июленнән октябренә кадәр.
Гаризалар 17 июльдән 7 августка кадәр мамы-в-медиа.рф сайтында кабул ителәчәк. Катнашу өчен запрос җибәрергә кирәк. Беренче җыелу Татарстанда яшәүче барлык хатын-кызлар өчен ачык форматта үткәрелә. Уку бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев