«Андыйларны космонавтка алалар!»: «Ледокол»да Космонавтика көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды
Россиядә быел беренче тапкыр 6–12 апрель көннәрендә Космос атналыгы уза. Әлеге инициатива Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары, «ЯҮ»
Космос атналыгы кысаларында ил буенча меңнән артык чара үткәрү планлаштырылган. Алар Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында оештырыла һәм киң җәмәгатьчелекне космонавтика өлкәсендәге казанышлар белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Атналык мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланып китте: укучыларга илнең космос өлкәсендәге тарихы һәм бүгенге үсеше турында сөйләнде. Шулай ук «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры — В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәктә ачык фестиваль мәйданчыгы эшләде. Анда экспертлар катнашында очрашулар, мастер-класслар һәм башка чаралар уздырылды. Космос атналыгының төп вакыйгаларының берсе — «Россия» милли үзәгендә узган Беренче Россия космик форумы булды, анда тармакның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу оештырылды.
Әлеге мөһим вакыйгалар фонында төбәкләрдә дә Космонавтика көненә багышланган чаралар киң колач алды. Шуларның берсе 10 апрель көнне Яшел Үзәннең «Ледокол» спорт мәктәбендә узды. Биредә «Андыйларны космонавтка алалар!» дип исемләнгән тантаналы программа тәкъдим ителде.
Чара югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды. Тамашачылар космик тематикадагы музыка астында бәйрәм рухына чумды. Программа космос киңлекләренең серлелеге турында кереш сүз белән башланып китте, аннан соң «Пульсарлар» спорт-хореография коллективы фигурачылары боз өстендә чыгыш ясады.
Чара барышында интерактив элементлар киң кулланылды: тамашачылар «космик дулкын» оештырды, «йолдызлы күк» эффекты тудырылды, «Гагарин. Беренче. Безнеке!» шигаре яңгырады. Рәсми өлештә хөрмәтле кунаклар – РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Зеленодольск муниципаль район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова – чыгыш ясап, катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.
– Безнең өчен «Космос атналыгы» бәйрәм генә түгел, бу – Ватанга карата бурычыбызны искә төшерү. Әлеге чара ледоколның бозны ватуы кебек, балалар йөрәгендәге салкынлыкны эретә. Фигуралы шуу һәм хоккей бу да космонавтларча төгәллек, тәвәккәллек таләп итә торган спорт төрләре. Сез һәрберегез үзегезнең Галәмнең йолдызы. Йолдызларча ялтырагыз!» – дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.
Программа кысаларында вокаль һәм хореографик номерлар тәкъдим ителде. Илья Фесенко башкаруында «Знаете, каким он парнем был!» җыры яңгырады, «Каданс» вокаль студиясе «Минем Ватаным» композициясен тәкъдим итте. Фигурачылар «Ватан нәрсәдән башлана?» исемле композиция белән чыгыш ясады.
Чараның әһәмиятле өлешен хоккейчыларның күрсәтмә чыгышлары тәшкил итте. Алар спорт осталыкларын һәм команда рухын күрсәттеләр. Шулай ук «Импульс» хореография ансамбле һәм фигурачылар катнашындагы «Көтәм сине» композициясе тамашачыларда зур тәэсир калдырды.
Бәйрәм «Без — бердәм» исемле йомгаклау номеры белән тәмамланды. Барлык катнашучылар бер сәхнәдә берләшеп, чарага символик нәтиҗә ясады.
«Ледокол» спорт мәктәбендә узган әлеге чара Космос атналыгы кысаларында үткәрелгән әһәмиятле вакыйгаларның берсе буларак истә калды. Ул тамашачыларда илебезнең космос өлкәсендәге казанышлары белән горурлану хисе уятты, яшь буында патриотик тәрбия формалаштыруга һәм фәнгә, югары технологияләргә кызыксыну арттыруга юнәлдерелде.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев