Ак халаттан – хәрби сафка: Татарстан табибларны контракт хезмәтенә чакыра
Татарстанда табибларны контракт буенча хәрби хезмәткә җыю башланды. Бу – гадәти чакыру түгел, ә үзенчәлекле шартлар белән тәкъдим ителгән хезмәт.
Фото: ясалма интеллект
Ул пилотсыз системалар гаскәрләрендәге кебек үк шартларда төзеләчәк: контракт автомат рәвештә озайтылмый, хезмәт бары тик медицина хәрби вазифаларында гына үтәләчәк.
Бу хакта безгә Яшел Үзән хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов хәбәр итә.
– Бердәнбер аерма – пилотсыз системалар гаскәрләрендәге кебек берничә айлык укыту булмаячак. Чөнки медиклар – инде әзерлекле, квалификацияле белгечләр. Контракт төзелгәннән соң аларга барлык түләүләр һәм ташламалар каралган, – дип билгеләде ул.
2,9 миллион сумга кадәр түләү
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу – ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе, Идел буе федераль округында исә иң зурысы.
Әлеге сумма ике өлештән тора:
– 2,5 миллион сум – Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән;
– 400 мең сум – Россия Оборона министрлыгы тарафыннан.
Бүген республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен өч меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә. Бу – социаль яклауның киң колачлы системасы дигән сүз.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә дә җыю бара
Шул ук вакытта Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча актив җыю дәвам итә. Бу гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр пилотсыз очкычларны, җир өсте һәм су өсте дроннарын идарә итәчәк. Алар арасында киң танылган «Герань» дроннары, «Странник» гусеницалы аппаратлары һәм экипажсыз катерлар бар.
Минималь контракт вакыты – бер ел. Иң мөһим үзенчәлекләрнең берсе – контракт автомат рәвештә озайтылмый һәм хәрби хезмәткәр башка гаскәрләргә күчерелми. Укыту кимендә ике ай дәвам итәчәк һәм Татарстанга күрше төбәкләрдә оештырылачак.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Контракт төзергә теләүчеләр, шул исәптән Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә ниятләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым «кайнар линия» ачкан. Моның өчен 117 номерына шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр кандидат башлангыч таләпләргә туры килә икән, аның мәгълүматлары сайлап алу пункты белгечләренә тапшырылачак.
Контракт шартлары, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин.
Шулай ук Татарстан Республикасында Россия Оборона министрлыгы белән контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була:
Казан шәһәре, Аэропортовская урамы, 1/40; телефон: (843) 221-44-52.
Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен: 8 800 222 59 00 яки 117 номерлы төбәкара кол-үзәк.
Ак халат кигән табиб өчен дә Ватанга хезмәт итү – изге бурыч. Кемдер гомер саклый, кемдер ил саклый. Ә кайчак бу ике юл бер ноктада кисешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев