Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак халатлы фәрештәләр бәйрәменнән

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе коллективы өчен балалар музыка мәктәбендә тантаналы концерт программасы оештырылды

Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов катнашты.
Безнең районның медицина оешмасы уникаль: биредә 3 меңгә якын кеше эшли, алар арасында 353 табиб һәм меңнән артык урта медицина персоналы. Быел штатка 20 яңа табиб кушылды, шуларның өчесе «Земский доктор» прог­раммасы буенча. Безнең медицина көллия­те белгечләр сафларын тулыландыруны тәэмин итүче кадрлар әзерләү чыганагы булып тора, – дип билгеләп үтте район башлыгы.



Район үзәк хастаханәсе командасы составында Татарстан Республикасының алты атказанган табибы, өч «Россия Федерациясе Сәламәтлек сак­лау отличнигы» билгесе иясе һәм тармак бүләкләренә лаек булган 24 хезмәткәр бар.

– Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм һәм коллегаларыма һөнәребезгә тугрылык­лары һәм мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәм, –диде үзенең сәламләү сүзендә Зеленодольск район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов. – Ә мәхәббәт һәм тугрылыксыз сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләү мөмкин түгел.


Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе бер урында тормый, үл гел алга бара, үсә: 98 бинада 123 структур бүлекчә эшли. Милли проектлар ярдәмендә ФАПлар, күп профильле поликлиникалар төзелде һәм агымдагы елда хирургия корпусын капиталь ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла.
Медикларны шәһәрнең иҗади коллективлары котлады, әмма иң истә калганы – медицина хезмәткәрләренең чыгыш­лары булгандыр, мөгаен. 2нче балалар поликлиникасы шәфкать туташы Татьяна Гыймаева «Дороги, дороги» җырын башкарганда бөтен зал биеде. Күпләрне неврология бүлегенең палата шәфкать туташы Елена Матюшинаның чыгышы шаккатыр­ды, ә Васильево район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Вячеслав Ваньчинның искиткеч тавышы залны алкышларга күмде.


Традиция буенча, ра­йон үзәк хастаханәсе медицина оешмасы вәкилләренә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципалитет һәм шәһәр предприятиелә­ре бүләкләр тапшырды. 80нән артык медицина хезмәткәренең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, дипломнар һәм бүләкләр алуы бик шатлыклы күренеш – бу җитәкчелекнең һәркемне бәяләвен күрсәтә. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ак халатлы фәрештәләр, авыр һәм бик тә җаваплы хезмәтегез каршында баш иябез. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев