Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Әйшә гимназиясе — яшь урманчыларның IX Республика слётында

22–24 июль көннәрендә Лубян урман-техник көллияте базасында IX Республика мәктәп урманчылыклары слёты узды.

Әлеге зур чара Татарстанның төрле районнарыннан җыелган яшь экологларны берләштерде.

Гимназиябез укучылары әлеге чараның барлык этапларында да актив катнаштылар. 

«Яшь урманчылар» бәйгесендә укучыларыбыз үз белемнәрен һәм осталыкларын төрле юнәлешләрдә сынадылар:

  •  Ботаника һәм дендрология
  •  Урман торгызу һәм урман үстерү
  • ️ Урманны саклау һәм яклау
  •  Геодезия
  •  Урманны исәпкә алу
  •  Урман хуҗалыгы техникасы һәм механизмнары
  •  Урман янгыннарын сүндерү
  •  Туфрак белеме
  • Беренче медицина ярдәме күрсәтү

Бу көннәр балалар өчен бик эчтәлекле, файдалы һәм истә калырлык булды! 

Укучыларыбыз белән горурланабыз һәм әлеге мөһим чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез.

Бәлки, нәкъ менә шушы слётта киләчәк урман сакчыларының юлы башланадыр?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев