Әйшә гимназиясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясендә катнашты
2026 елның 24 – 26нчы апрель көннәрендә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе үткәрелде.
Әйшә гимназиясе дә бу чарадан читтә калмады, зур активлык күрсәтте. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларыннан тыш, акциядә гимназиядә белем алучы укучылар катнашты.
– Быелгы акциябез аеруча истәлекле булды. Ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бу акция кысаларында тагын бер тапкыр укучыларыбыз әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен искә төшерде. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да: “Берәү, башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”, – дип әйтеп калдырган. Бу юкка гына әйтелгән сүзләр түгел, шуңа күрә туган телебезне өйрәник, туган телебездә аралашыйк, туган телебезне саклыйк! – дип сөйли Әйшә гимназиясенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова.
Һәрбер катнашучы сертификатка ия булачак. Укучыларга алдагы иҗади эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев