Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Айфон» бәясенә керү: Казанда «Новая волна» концертына билетларны алып бетергәннәр

Казанда «Новая волна» концертына билетлар сатыла башлаганнан соң берничә минут үтүгә, сайт эшләми башлаган.

Ярдәм хезмәтендә дә төгәл җавап бирә алмаганнар. Хәзерге вакытта сайт эшли башлаган.

Әмма билет сатып алу әле дә катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки аларны күбесенчә инде алып бетергәннәр. Искәртик: чара Татарстан башкаласында 20-26 августта «Ак Барс Арена»да узачак. Быелгы бәяләр узган елга караганда 10-14% ка арткан.

Билет бәяләре 4,5 мең сумнан 77 мең сумга кадәр булуга карамастан, урыннар аз калган. Мәсәлән, 20 августтагы концертка эләгү өчен, ким дигәндә 49 мең сум түләргә кирәк. Барлыгы 24 буш урын гына калган.

21 августта билет бәяләре урын өчен 15 400 сумнан 61 600 сумга кадәр. Буш урыннар саны – 134. Калган көннәрдә, «Новая волна» рәсми сайтындагы мәгълүматка караганда, билетлар өчен 9,9 меңнән 49,5 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Новости Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев