«Айбагыр» этнолагереның 14нче сезоны рәсми рәвештә ябылды
Бүген якты, күңелле һәм онытылмас сменаның рәсми ябылуы узды. Ел саен катнашучыларга традицияләр җылысын, яңа белемнәр һәм чын дуслык бүләк итә торган лагерь быел 14нче тапкыр үткәрелде.
"Айбагыр" этнолагере – керәшеннәрнең этник үзенчәлекләре, традицияләре һәм фольклоры өйрәнелә торган балалар өчен җәйге ял итүгә юнәлтелгән проект. Проект 2012 елдан "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ничек узды ул? Быелгы җәйнең герой исеменә кем лаек булды? Һәм нинди хисләр күңелдә озакка сакланачак? Барлык сорауларга җавапларны газетаның алдагы санында укырсыз.
Әлегә чарадан Илсөя Садыйкова һәм Чулпан Гыйсмәтуллина ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев