Агросәнәгать комплексында казанышлар өчен акчалата премияләр арттырылды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүне үстерү чаралары турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Яңартылган документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Аерым алганда, берничә республика конкурслары җиңүчеләре өчен премияләр күләме 100 000 сумнан 114 942 сумга кадәр арттырылды.
Бу үзгәрешләр түбәндәге конкурсларда җиңүче крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына – «Татарстанның гаилә фермер династиясе» конкурсында җиңүчеләргә, «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы крестьян хуҗалыгы башлыгы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Кече формадагы хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» конкурсларында катнашучыларга кагыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев