Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

90 ел элек Яшел Үзән нинди булган

Шәһәр куе урман урынында үсә башлый.

Яшь Зеленодольскиның төп дошманы – янгыннар була. 1932 елда аларның саны 22гә җитә. Шәһәрнең мәйданы 15,5 кв.км (бүген ул ике тапкыр күбрәк). Халык саны ул елда – 17636 була.

Зеленодольскида газ, канализация, кунакханәләр, музей, театр һәм җәмәгать транспорты әлегә юк (автобус 20 елдан соң гына йөри башлый). Хәер, шәһәрдә юл озынлыгы да нибары 20 чакрым гына була. Асфальт юк, тротуарлар да юк. Кич белән караңгы: 75 фонарь урамның яртысын гына яктырта.
Кино күрсәтә торган 2 клуб, 3 мунча, 2 китапханә, стадион, хастаханә, 3 сырхауханә, бала тудыру йорты халыкка хезмәт күрсәтә.
1932 елда шәһәрнең һәр унынчы кешесе малярия белән авырый. Бәхеткә, үлем очраклары булмаган.
Беренче телефоннар пәйда була – ел азагына абонентлар саны 15кә җитә.
Яшь яшел шәһәр халкы саклык кассаларыннан актив файдаланган. 1932 елда шәһәрлеләрнең счетларында саллы сумма – 3 млн 190 мең сум туплана. Чагыштыру өчен, Ленин мавзолеен төзү нәкъ шул бәягә төшкән.

Мәгълүмат «Рәсми Зеленодольск» төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев