9 гыйнварда һава торышы
Яшәеш

9 гыйнварда һава торышы

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы булачак.

Яңгыр һәм җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 16-21 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Яшел Үзәндә төнлә һәм көндез һава температурасы 0..+2˚ градусны тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы булачак.


Нет комментариев