Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

7нче бакчада тәрбияләнүчеләр юлда йөрергә өйрәнде

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең «Чебурашка» 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «БДД» ГБУ Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова һәм Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин катнашында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм яктылыкны чагылдыручы элементларны популярлаштыру максатында «Без - җәяүлеләр» дигән чара, ә тәрбиячеләр белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Әлеге чара кысасында «Юл билгесен тап» конкурсы, юл йөрү кагыйдәләре тематикасы буенча табышмаклар чишү, яктылыкны чагылдыручы элемент төрләрен караулар, «Юл билгеләре» тематикасы буенча пазл җыюлар булды. Соңыннан балаларга юл куркынычсызлыгы тематикасы буенча фильм күрсәттеләр. 


Ә педагогларга Яшел Үзән муниципаль районында балалар юл-транспорт травматизмының торышы турында мәгълүмат җиткерелде, юлларда балаларның куркынычсызлыгы, әлеге юнәлештә ата-аналар белән эшләү, балаларны йөртү кагыйдәләре, шулай ук балалар киемендә яктылык кайтаргыч элементлардан файдалану турында искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев