Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5нче гимназия укучысы Бөтенроссия олимпиада призеры

16-22 апрельдә Екатеринбургта мәктәп укучылары арасында физик культура фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Зеленодольск районының 5нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Рөстәм Шәйхелисламовның олимпиада призеры булды.

– Олимпиада 5 төр буенча узды: теория, җиңел атлетика, гимнастика, спорт уеннары, каршылыклар полосасы. Барлыгы Россиянең 72 төбәгеннән 300 бала катнашты. Минем укучым Рөстәм Татарс тан Республикасын Бөтенроссия олимпиадасында лаеклы тәкъдим итте һәм призер булды, – дип горурланып сөйли гимназиянең физкультура укытучысы, Рөстәмнең остазы Марат Хәлитов. – Хәзер ул имтиханнардан башка илнең теләсә кайсы вузына профиль буенча укырга керә ала һәм аңа стипендиягә өстәмә 7 мең сум акча түлиячәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Марат Дамировичның спорт та югары нәтиҗәләргә ирешкән беренче укучысы гына түгел. Лаек лы җиңүе белән горурланабыз һәм котлыйбыз. Киләчәктә дә шушындый зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев