50 табиб эшкә кайтты
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов соңгы берничә айда эшкә алынган яшь белгечләр белән очрашты.
Исемлектә – хирурглар, терапевтлар, онкологлар, стоматологлар һәм башка күп кенә белгечләр бар. Ун табиб – Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе ординатурасын тәмамлаучылар.
Ел башыннан үзәк хастаханәләрнең төрле бүлекчәләренә 50 табиб урнаша. 30 белгеч эштән киткән, нигездә пенсиягә чыгу сәбәпле. Мондый күрсәткеч бездә күптән юк иде – плюс 20 белгеч урнашты.
Безнең коллективта булуыгызга бик шатбыз. Сораулар белән миңа турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласыз, – дип табибларны Рамил Мөхәммәтдинов сәламләде.
Район үзәк хастаханәсендә барлык яшь табибларга остазлар беркетелгән. Кайберәүләрнең торак мәсьәләләре хәл ителгән, шул исәптән торак арендасын компенсацияләү. Моннан тыш, алар өчен торак шартларын яхшырту буенча программа да бар.
Римма Бабаева.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев