47 млн сум түләнгәннән соң җинаять эше туктатылган
«Галастрой» җитәкчесенә карата эш, салым бурычын түләгәннән соң, туктатылган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Татарстанда «Галастрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ООО) җитәкчесенә карата салым түләүдән баш тарту турындагы җинаять эше туктатылган. Эшне туктату өчен нигез булып, предприятиенең бурычын тулысынча түләү торган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү комитеты Җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2021–2023 елларда фирма җитәкчесе салым декларацияләренә 34 контрагент белән уйланма килешүләр турында ялган мәгълүматлар керткән. Бу салымны 47 млн сумнан артык суммага түләмәүгә китергән.
Эшне тикшерү барышында салымнар буенча барлык бурыч тулысынча түләнгән. Моны исәпкә алып, тикшерүче фирма җитәкчесенең үтенечен канәгатьләндергән һәм җинаять эшен туктаткан.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев