439 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 30 очракта матди зыян китерелгән. 2сендә кешеләр имгәнгән
6 автомобильче исерек килеш тотылган. Штрафын вакытында түләмәгән 1 машина йөртүчегә тагын штраф салынган.
Норлатның Советская урамында «Фольксваген-Поло» автомобилен йөртүче 48 яшьлек ир юлда басып торган йөк автомобиле артыннан йөгереп килеп чыккан 16 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Зыян күргән җәяүленең борын сөяге сынган, бәрелгән урыннары күп булган. Аңа ДРКБда бер тапкыр ярдәм күрсәтелгән.
М7 автоюлында «ВАЗ-21102» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир машинасы белән исерек килеш идарә иткән. Нәтиҗәдә, автомобилен баганага бәрдергән. Бу һәлакәттә 50 яшьлек пассажир шул урында ук һәлак булса, 64 яшьлеген дәваханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев