Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2026 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

2026 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында бастырылган.

Исемлек Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында расланды.

Түбәндә – премиягә тәкъдим ителгән кандидатлар:

1. «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме

Составы:

Зәйниева Резеда Рифат кызы

Җаббаров Айдар Талгат улы

Талипов Эмиль Мансур улы

«Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен тәкъдим ителә.

2. Казан хореография училищесы иҗат коллективы

Составы:

Шахнина Т.З.

Бородина О.А.

Закамская В.М.

Мамин-Оглы М.Э.

Хантимирова Т.Х.

Татарстан Республикасында хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен тәкъдим ителә. Аерым алганда:

З. Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын кую (2024 ел, либретто татар халык әкиятләре һәм Г. Тукай әсәрләре мотивлары буенча);

2006–2023 елларда К. Хачатурянның «Белоснежка и семь гномов», П. Чайковскийның «Щелкунчик», шулай ук «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX–XX гасыр композиторлары музыкасына куелган балалар әкияти балетлары сериясен булдыру.

3. Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр)

«Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен тәкъдим ителә.

4. Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан)

«Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен тәкъдим ителә.

5. Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина)

«Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен тәкъдим ителә.

6. Кинематографистлар төркеме

Составы:

Барыкин А.А.

Суров О.Г.

Кашинский Е.И.

Емельянов Д.В.

Махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен тәкъдим ителә: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск».

7. Гвоздь Юрий Константинович

Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен тәкъдим ителә (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һәм башкалар).

8. Низамов Эльмир Җәүдәт улы

«Кара Пулат» операсы өчен тәкъдим ителә.

9. Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы

«Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен тәкъдим ителә.

10. Маганов Наил Өлфәт улы («Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры)

Коллектив җитәкчесе, иҗат төркеме әгъзалары:

Корчагин П.Д.

Чавлинов Э.З.

Вертелецкий С.Ю.

Төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен тәкъдим ителә.

11. Сәләхов Рабис Мәгалим улы

Татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен тәкъдим ителә.

12. Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы

«Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен тәкъдим ителә.

13. Акимов Владимир Яковлевич

«Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев